БЕЗГӘ ЯЗАЛАР
Федотовкада Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр (фотолар)
7 январь көнне Федотовка мәдәният йортында Раштуа бәйрәме үтте, дип хәбәр итәләр әлеге авылдан.
Бәйрәмдә театр түгәрәгенә йөрүче балалар көче белән әзерләнгән "Рождественская ёлка" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте.
Бәйрәмгә Кыш бабай да килде. Кыш бабай шигырь сөйләгән балаларга лотерея билеты һәм конфетлар таратты. Кыш...
7 январь көнне Федотовка мәдәният йортында Раштуа бәйрәме үтте, дип хәбәр итәләр әлеге авылдан.
Бәйрәмдә театр түгәрәгенә йөрүче балалар көче белән әзерләнгән "Рождественская ёлка" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте.
Бәйрәмгә Кыш бабай да килде. Кыш бабай шигырь сөйләгән балаларга лотерея билеты һәм конфетлар таратты. Кыш бабай белән чыршы тирәли әйлән - бәйлән уйнадык.
Балаларга кызыклы уеннар әзерләнгән иде, алар бик теләп уеннарда катнаштылар. Раштуа бәйрәме Федотовкада бик күңелле һәм гөрләп үтте.
Людмила Афанасьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев