Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Фәрит Кәшипов илем диеп яши торган ир-егет

Фәрит Кәшипов матур табигатьле Мөэмин-Каратайда Мөктәсим Мәмәтов хуҗалыгында, җиң сызганып, хезмәт итә.


    

Мөктәсим Исмәгыйль улы әлеге фермер хуҗалыгын авылымда трактор тавышы булса да ишетелсен, тирә-юньдәге ат дугасы күмәр игеннәр өмет-ямь биреп торсын,  дигән максаттан оештырган. Хуҗалыкның төп куанычы – татар атлары!

Әйе, монда Чыңгыз, Батый ханнар заманыннан сакланган токымлы татар аргамаклары. Элеккеге “Маяк” колхозыннан калган берничә терлекчеләр бинасы бар. Шуларны атларны тиешенчә асрарлык итеп, бераз заманча үзгәртеп, корып, ремонтлап ат сарайлары ясыйсы килә. Бу максаттан әлеге территория тотып алынды инде.

Сүзем бит Фәрит Җәдит улы турында иде. Шушы көннәрдә ул 50 яшен каршы ала. Яңа Шөгер авылында, уңган-булган Раилә һәм Җәдитләр гаиләсендә дөньяга килгән ул. Ата-ананың дүрт шатлыгы: ике кыз, ике малай. 1979 елда Иске Шөгер мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Ул елларда бу белем учагында уку һәр укучы өчен зур мәртәбә икәнлекне асызыклап узасы килә. Фәрит атлы бар нәрсә белән үтә кызыксынучы малай аеруча физкультура, җыр, ана теле дәресләрен бик ярата. Ул аеруча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдалия Хәким кызы Ибраһимова күңеленә уелып калган.

Ул бүген дә татар телендә нәшер ителүче “Заман сулышы” газетының тугры укучысы, һәр санын көтеп ала.
Авыл малае кечкенәдән хезмәткә тартыла. Ул үскән чорда малайлар яшьли колхоз эшендә иде. Җитмешенче елларда туган малайлар ат ялына ябышып үсте!

Язмабыз героеның Шәфик бабасы, байтак еллар ат караучы булып эшләгәнлектән, атка мөкиббән китүенә гаҗәпләнергә дә кирәкми торгандыр. Заманында Зеленая Рощадагы СПТУ-81 училищесында укып, Фәрит машина йөртүче һөнәренә ия була. Армия сафларында хезмәт итеп кайта.

Алга таба Фәритнең язмыш юлында чибәр, кулларыннан гөлләр түгелгән Лилия белән үрнәк гаилә кору, яшь гаиләнең менә дигән үз йортын, хуҗалыгын булдыруы. Сиздермичә, айлар-еллар уза тора. Хатыны Лилия байтак еллар инде мәктәптәге башлангыч сыйныф укучыларына аң-белем бирә. Үрнәк гаиләдәге ике малай да егет солтаннары инде. Кече уллары Дамир да башлы-күзле булды, үзенә тиң ярны тапты. Өлкән улы Булат та тиздән үз Мәйсәрәсен табар дигән өметтә яши әти белән әни.

Мөэмин-Каратай аша барганда, яки кайтканда, яз-җәйләрдә яшел хәтфә үләнле тау битенә игътибар итегез. Сез анда таралып утлаган, тай-колыннары белән бергә йөз баш атларны күрерсез. Алар арасында саргылт төстәге, югарыда мин телгә алган чын татар атлары болар! Хезмәт яратучы Фәрит тәрбияли торган атлар.
     
Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X