Кирлегәч мәктәбе укучысы Илшат Магизянов Кыш бабайга хат язган
Кыш бабайга хат
Исәнме, Кыш бабай! Сиңа бу хатны Кирлегәч авылыннан Илшат Магизянов яза. Кыш бабай, сине якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Сиңа исәнлек-саулык, тазалык-байлык, җан тынычлыгы һәм тагын бик күп еллар буена балаларны шатландырып торуыңны телим.
Инде зур булсам да, һаман да синең барлыгыңа ышанам һәм ел саен зарыгып көтеп алам. Мин “4”, “5”ле билгеләренә генә укыйм, спорт белән бик яратып шөгыльләнәм, кечкенәдән төрле ярыш, конкурсларда катнашам.
Абыем быел мәктәпне тәмамлап, техникумга укырга киткәннән соң, мин әниемнең иң зур терәге һәм ышанычы булып калдым. Миңа синнән зур бүләкләр кирәкми, бары тик әнием белән бабамның, туганнарымның исән-сау булуларын, аларга озын гомер, кайгы-хәсрәт күрмичә, бәхет-шатлыкта гына яшәүләрен сорыйм. Сине мәктәптә үткәреләчәк чыршы бәйрәменә чакырам, килмичә калма, бабакай. Дусларым белән без сине бик көтәбез.
Илшат Магизянов
Кирлегәч мәктәбе 8 нче класс укучысы
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев