Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кыш бабайга хат

  Исәнме, Кыш бабай! Хәлләрең ничек? Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башладыңмы әле?

 Ә без әйе. Менә мәктәптә чыршы бизәдек, тәрәзәләргә кәгазьдән үзебез ясаган кар бөртекләрен ябыштырдык. Мәктәп матураеп китте, бәйрәм атмосферасы барлыкка килде. Тиздән кардан кар кызы белән синең сыныңны ясарбыз, тик безгә кар җитми. Шуның өчен мин синнән безнең авылга күп итеп кар яудыруыңны сорыйм.
      Быел мин үземне яхшы тоттым. Әти-әнине тыңладым, кайда кирәк булыштым.Һәркөнне дә диярлек өй эшләрен эшләдем, мәктәптә “4”, “5”билгеләренә  генә укырга тырыштым.Капка төпләрен дә көрим, чистарткан җирдә синең чана сыярлык урын бар. Безнең авылга килсәң, шунда туктарсың, Кар кызы белән өйгә кереп чәй эчәрсез, ял итәрсез. Мин бәлки сезгә шигырь дә сөйләрмен.
      Минем иң изге һәм зур  теләгем: үзем, минем дусларым, туганнарымның исән-сау булулары, озак яшәүләре. Шул булса, җитә. Калган теләк-хыялларымны мин үзем дә чынга ашыра алам.
       Сау бул, Кыш бабай. Син дә миңа хатлар яз. Минем адресымны беләсеңдер дип уйлыйм. Кар кызына миннән сәлам тапшыр.


Илнур Галимов 
Кирлегәч мәктәбе 8 нче класс  укучысы

фото:
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

7

2

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев