Февраль аенда Россия герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. 15 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 17нче, 25нче һәм 20нче балалар бакчаларында тәрбиянүчеләр өчен «Без Җәлил оныклары» исемле әдәби круиз үткәрделәр.
Балалар белән әңгәмә вакытында китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән
таныштырды. Экранда шагыйрьнең тормышы турында презентация күрсәтелде, «Карак песи» җыры яңгырады, «Маэмай»шигырен укыдылар.
Шуннан соң «Маэмай» шигыренең персонажы, Акбай балалар белән күңелле физкульт минут үткәрде, табышмаклар әйтелде. Чара ахырында балалар кәгазьдән пилоткалар ясадылар.
Методист Ләйсән Галимова
автор фотолары






Нет комментариев