Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск шагыйрьләре бәйрәмгә шигъри күчтәнәч юллый

"Чишмә" әдәби иҗат берләшмәсеннән Яңа ел бәйрәменә шигъри күчтәнәч.

Ап-ак карлар

Сафлык булып ак кар ява
Яңа елның таңында.
Яңа еллар килеп җитте -
Еллар мәңге агымда.

Үткән еллар үткән инде,
Нигәдер сагындыра.
Алдагысын күрмисең дә,
Ник икән ашкындыра?

Ап-ак карлар, салкын карлар –
Куркасың кагылырга.
Ак бит ул дип, саф бит ул дип
Нигә соң табындыра?

Ап-ак карлар, салкын карлар
Курыкма син кагылырга.
Җан җылыңны бирә алсаң,
Эри ул кулларыңда.

Мәһәрша Вәлиуллова

 

Илдәшләргә

Кемнәрдер бит көтә, сагыналар
Аралашып яшик, югалмыйк.
Телефонны өйдә калдырыйк та
Туган-якыннарга юл алыйк.

Иң зур бәхет менә, килешегез,
Исән-имин таңда уяну.
Йөрәкләрдә Ватан тибә әле,
Ил язмышы өчен бар яну!

Гомер бакый мал асраган авыл,
Һәм бүген дә аннан бизми ул.
Үгез елы  килә җир йөзенә
Мал җанлыны үгез сөзми ул!

Ә иске ел истә калыр инде,
Күңел тынычлыгын алды ул.
Тыныч көндә хәсрәт алып килде,
Кара кайгыларга салды ул.

Беләсезме, минем бу сүзләрем
Керсез җаным аша юату.
Яшәр өчен туа барыбыз да,
Ишек шакымасын югалту!

Урамнарда ак кар яуган мәлдә
Елмаюдан бизәр идекме?!
Иртәгә көн шатлык алып килер,
Күңелләрдә саклыйк өметне!

Әкиятсез яшәү мөмкинмени,
Маҗаралар булган һәм бар ул.
Илдәшләргә бары куанычлар
Алып килсен җиргә Яңа ел!

Таһир Шәмсуаров

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев