Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск шәһәренә багышланган шигырьләр

Мәңге яшь кала Еллар аша кайттым гүзәл якка Лениногорск - туган төбәккә. Ерактан да һәрчак балкып тордың. Нурлар чәчтең минем йөрәккә. Үз өемдә тыныч булган кебек, Җанга рәхәт синдә, шәһәрем. Чит җирләрдә йөреп кайткангамы. Туган якның беләм кадерен. Синнән бай җир бармы тагын?!. Кара алтын белән туенган. Күп милләтле, чал...

Мәңге яшь кала
Еллар аша кайттым гүзәл якка
Лениногорск - туган төбәккә.
Ерактан да һәрчак балкып тордың.
Нурлар чәчтең минем йөрәккә.
Үз өемдә тыныч булган кебек,
Җанга рәхәт синдә, шәһәрем.
Чит җирләрдә йөреп кайткангамы.
Туган якның беләм кадерен.
Синнән бай җир бармы тагын?!.
Кара алтын белән туенган.
Күп милләтле, чал тарихлы халкың
Синең куеныңа сыенган.
Сиңа бүген 60 булса...
Мин калышам синнән ун яшькә.
Уртак һәрчак безнең кичерешләр,
Тормыш бара безнең янәшә...
Еллар үтсен, шатлык өстәп,
Җыр - моңнарга үрелеп.
«Кеше китә, җыры кала», - диләр
Ә син яшә, мәңге яшь булып.
Гүзәлия Фәхретдинова
Безнең шәһәр
Лениногорск - туган йортым минем,
Сиңа тартыла һәрчак күңелем.
Алыштырмам сине мин башкага,
Тормыш юлым синдә башлана.
Мин яратам сине, гүзәл шәһәр,
Җыйнак урамнарың үз итәм.
Күл буйларын иңләп йөримен дә,
Бар күңелем белән ял итәм.
Гомер итә синдә татар, урыс,
Тату яши чуаш, үзбәк тә.
Күңелең киң синең, куеның иркен,
Урын җитә барча милләткә.
Горурланам туган калам белән,
Минем өчен - иң күркәм шәһәр!
Күпме шагыйрь, рәссам, җырчыларга
Илһам биргән - иң гәүһәр шәһәр!
Венера Галимова
Лениногорск - гали шәһәр
Балачагым...
Бөгелмәгә юлым...
Үтеп киттем Писмән аркылы.
Йөк арбалы,
Дыңгыр - дыңгыр юллар...
Төя генә, кыйный арканы.
Салам башлы өйләр,
Ә читтәрәк -
Вышка, баганалар...
Түбәләре күккә төртелгән.
Нефть атылып чыга,
Ялкын бии,
Күк күгәрә кара сөремнән.
Зәһәр салкын,
Әрсез яңгырларны,
Җиңде төрле милләт баласы.
Камил акыл,
Зирәк зиһен белән
Туды гүзәл яшьлек каласы.
Рәхимә Хәбибуллина
Мин бишектән гашыйк сиңа
Табигате матур сезнең якның диеп,
Килгән һәрбер кунак соклана.
Лениногорск - гүзәл табигатьле калам,
Синдә тууыма шатланам.
Лениногорск - нефть төбәге ул,
60 яшьлек күркәм яшь калам.
Киталмамын моннан еракларга
Кендек каным тамган җирдә калам.
Нефть исе сеңгән тауларыңа,
Кара алтын ага торбадан.
Мин бишектән гашыйк сиңа, Лениногорск,
Туган җиргә тугры бер балаң.
Айгиз Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь стихи про лениногорск на татарском

2
X