Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин-Каратай хатын-кызлары "Ягез әле, апалар" бәйгесендә көч сынашты

Язның тәүге бәйрәмен зурлап үткәрергә дигән уй-теләкләр биләп алды безне. Шуның өчен иң беренче чиратта әбиләр, әниләр, ханымнар, туташлар өчен ел дәвамында хәтердә калырлык бәйрәм оештырырга ниятләдек.

 

7 мартта Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортының тамаша залы гүзәл затларыбыз белән тулды. Мәдәниятсез, сәхнәсез яши алмаган авылдашлар өчен көтеп алынган тамаша иде бу. Бәйрәмгә карата оештырылган “Ягез әле, апалар!” тамашасы башланды.

 Менә авылдашлар каршында Саҗидә Вәлиева, Җиһангирова Наилә, Габидуллина Фәүзия, Рәмзия Шәмсуарова, Әлфия Усманова елмаеп-балкып тора. Килешәсездер, халык каршына чыгу, күренү лаеклы ялда икәнелегеңне оныттыра, яшьлегеңә кайтара, йөрәгеңне дәрт-дәрман биләп ала. Бәйрәмне алып баручы Лилия Гыйльманова һәм шушы язманың авторы залда җыелган хатын-кызларга шигъри таҗлар бүләк иттеләр, язгы бәйрәм тантанасын ачык дип белдерделәр.

Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова залдагы гүзәл затларыбызны мартның искиткеч нурлы вакыйгасы белән тәбрикләде,  ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлы таңнар, бәрәкәтле көннәр, имин төннәр теләде.

Бәйгедә катнашучы биш хатын-кыз өчен төрле сынаулар әзерләнгән иде.

Ярышлар арасында һәвәскәр артистларыбыз Нәбиулла Габидуллин, Җәдит Шәрифуллин, Хаҗиморат Әхмәтшин үзләре гармунда уйнап җыр суздылар. Ләйсән Шәмсуарова, Гөлчәчәк Салахова моңлы җырлары белән залдагы әниләрне сөендерделәр, яшь артистларыбыз: Аделина Салахова, Айсылу Хәйретдинова, Рамилә Гимаева үзенчәлекле биюләре белән куандырдылар. Шөгер мәктәбеннән килгән биюче кызлар да бәйрәм рухын көчәйттеләр.

Таһир Шәмсуаров

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетыннан укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев