Авылларда үзешчән сәнгать һәм агитбригадаларның районкүләм фестивале бара. Ул быел Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланып, “Барлык һөнәрләр дә әһәмиятле” темасы буенча уза.
Әлеге фестивальне оештыручылар: мәдәният идарәсе, башкарма комитет, мәгариф идарәсе.
Шушы көннәрдә Мичурин артистлары да үзләренең осталыгын фестивальдә күрсәтте. Агитбригада “Кырларны буйсындыручылар” күренешендә тракторчы һөнәрен уңай яктан күрсәтте, мактады.
Артистлар ролен Мичурин балалар бакчасы, китапханә, ФАП, авыл җирлеге администрациясе, һәм аграр хуҗалык хезмәткәрләре башкарды.
Сания Вахитова
автор фотолары








Нет комментариев