Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сарабикколдан язалар: Дания өчен шатланып еладым

Укучыларымның кайберләре әле дә ши­гырь иҗат итәбез ди­ләр, уңышлар телим үз­лә­ренә!

 

Дания Нуруллина — Тукай премиясенә әллә кайчан лаеклы артист. Үзем шигърият белән мавыккач, туган ягым Чирмешән районы, Иске Үтәмеш авылында укытканда да, Лениногорск районы, Сарабиккол авылы мәктәбендә дә “Әдәби сәхифә” дигән газета чыгара идем. Анда балаларның шигырьләрен, хикәяләрен урнаштыра идек.

Җәйләрдә авылга язу­чы, Бөгелмәдә туып, әти-әнисе белән кечкенәдән Сарабикколга күченгән, биредә җиде класс укыган Роза Хафизова кайтып йөри, якташы булмасам да, мине бик якын итә һәм кайткач, мәктәпкә керми калмый иде. Бервакыт ул “Әдәби сәхи­фә”не күрде дә, стенадан алып: “Менә бу уку­чыларның шигырьләрен алып китим әле, бигрәк матур язганнар!” — дип, сокланып, укып-укып куйды.

Шулай кыш көне иртән мәктәпкә барам, күпердән үткәндә бар көченә кычкырып эш­ләүче радиодан Сарабиккол турында сөйлә­гәннәрен ишетеп, туктап калдым. Дания Нуруллина соклангыч матур тавыш белән минем укучыларым Тәслимә Хәкимова, Әлфия Юсупова, Раяна Садыйкова, Фәнил Хәкимов (кайберләрегезне онытып җибәрдем бит, гафу ите­гез, балалар) ши­гырь­ләрен укый! Елый-елый тыңладым. Бүгенгәчә мең рәхмәтләр укып яшим Дания гү­зәлгә. Роза апа Хафизованы догадан калдырганым юк.

Искиткеч талантлы, хөр күңелле, гади һәм гали Дания Нуруллинага Тукай премиясе би­релү­ен аеруча шатланып кабул иттем, күңелем нечкәрде, еладым. Олы рәх­мәт сабыр, ягым­лы, гү­зәл Даниягә! Куанычлы, озын иҗади гомер телим мин аңа.

P.S. Укучыларымның кайберләре әле дә ши­гырь иҗат итәбез ди­ләр, уңышлар телим үз­лә­ренә!

Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА.  Сарабиккол авылы.

http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12499&file=93.htm

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев