Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шагыйрь Таһир Шәмсуаровка Зеленая Рощада чиккән мендәр бүләк иттеләр (ФОТОЛАР)

Зеленая Роща китпаханәсендә якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның 65 яше алдыннан, аның белән очрашу узды.



“Җиргә язлар аяк баскан чакта...” дип атадык әлеге очрашуны. Монда җирле шагыйрәбез Илсөяр Сәлахова, татар теле укытучылары: Гөлфия Мифтахова, Зилия Хәмзина, “Рябинушка” клубы катнашучылары, Зеленая Роща мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашты.

Кичәдә Таһир Шәмсуров үзенең “Аклыкка сыену” китабыннан шигъри тәлгәшләр бүләк итте. Без аны тын да алмыйча, сокланып, әсәрләнеп, тыңлап утырдык. Ул җырлаганда исә моң дәрьясын кичкән кебек булдык. Гармунда аның авылдашы Нәбиулла Габидуллин уйнады.

Таһир Шәмсуаров китапханәчеләргә багышланган шигырен дә укыды, сүз уңаеннан ул – безнең коллега да бит әле. Ә шигырь чыгарган  иң беренче китапханәчесе – аның туган авылы Яңа Иштирәктән Миңнур апа Ризванова булган икән.

Илсөяр Сәлахова аңа багышлап язган шигырен укыды, җыр башкарды.

Кичә дәвамында  яз темасы телдән төшмәде, ул очрашуны бербөтен итте.

Зеленая Роща китапханәсенең иң актив укучысы Миңнур апа Галиева үз куллары белән ясаган, бәйләгән чәчәкләр, җылы носки һәм мендәр бүләк итте.

Китапханәдән дә Таһир Шәмсуаровка бүләк ясадык. Ул үзе исә кул тамгасы куелган “Аклыкка сыену” китабын бүләк итте.
Сөйләшүне чәй табыны янында дәвам итердек.


Әлфия Хафизова
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев