Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сөлге җыя Мөэмин-Каратай (фотолар)

Сөлге җыю чын мәгънәсендә Сабантуйдан кала аерым бер гүзәл милли бәйрәм ул! Бу иртәдә, дөресен генә әйткәндә, һәр сабый, һәр өлкән кеше дә аны көтеп ала. Малайлар, кызлар йомырка җыя, кызлар кулъяулык чигә, көчле егетләр көрәшкә әзерләнә, җайдаклар атларын бәйгегә әзерли!


    
     Без быел Мөэмин-Каратайда сөлге җыюны үзенчәлекле итеп оештырырга теләдек. Әнә, таң белән һәр авыл өенә илаһи гармун тавышлары ургылып керде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылыбызның затлы гармунчылары һәр өйгә кереп, киләсе Сабантуйга чакырды, моңлы җырлар белән авылдашларның күңелен иркәләде, чыннан да бәйрәм рухы тудырды. Авыл өчен, авылның мәдәнияте өчен янып-көеп йөрүчеләргә ничек итеп сабантуй бүләкләрен бирмисең дә, рәхмәтләр әйтмисең!

Мәдәният йорты директоры Лилия Гыйльманова, сәнгать җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова, гармуннарыннан сандугачлар сайратучы гармунчыларыбыз Нәбиулла Габидуллин, Җәдит Шәрифуллин, авылдагы чараларда бик теләп катнашучы Фиргәт Фәрхетдиновлар ат җигеп авыл халкын сөендереп сөлге җыйдылар.

Төрле сабантуй бүләкләре өчен авылдашларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә! Инде 8 июнь көнне милли бәйрәмне дә истә калырлык, матур итеп уздырырга язсын!


Таһир Шәмсуаров  

Фотолар автор тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев