Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир абый Шәмсуаровтан бик матур шигырь

Март иртәсе

Түзәлмичә карлар елап ята
Койма буйларына сөялеп.
Ак шәлләрен салган каеннарда
Яз килгәне тора сизелеп.

Уҗымнарны сугарасы диеп,
Кыр-басуда карлар утыра.
Бүрекләрне салыр вакыт җитте
Кояш елмаюы ни тора.

Боз сеңгеләр шартлап сына әнә,
Язга каршы торып син кара.
Могҗизадыр инде, март җиттеме
Яшьлек кайта кабат дөньяга!

Яшьлек кайта, тора салып менә
Бәсле күңел кабат яшәрә.
Тамчы җыры бүген йөрәкләрдә
Сөелеп һәм сөеп яшәргә!

Кәккүкләрдән еллар санатмадык,
Без беләбез гомер исәбен.
Ә шулай да, мин мәңгелек диеп, 
Каршы алыйк мартның иртәсен.

Ак шәлләрен салган каеннарда
Җылы караш тора сизелеп.
Түзәлмичә карлар яшен сөртә
Койма буйларына сөялеп!

6.03.2019
 

Таһир Шәмсуаров

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев