Таһир Шәмсуаров: Бу дөньяда әни сыман кем назласын, кем сөйсен (яңа шигырь)
Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаровтан әниләргә багышланган өр-яңа шигырь.
Әни килсен
Бу дөньяда аның сыман
Кем назласын, я кем сөйсен?!
Юлга карап пышылдыйсың:
“Сагындырды, әни килсен!”
Төп нигездән аерылсаң
Күңелеңә язлар элсен.
Көтмәгәндә кочак җәеп
“Балам!”- диеп әни килсен.
Әти кайтса авыр эштән
Тирәсендә балкып йөрсен.
Мәңгелек пар иткән яры
Яннарына әни килсен!
Күңеленә кояш салып
Өйгә илаһи нур бирсен.
Оныклары юксыналар
Китмәскә дип әни килсен.
Чирли калсаң хәбәр җибәр,
Терелтүче барын бел син.
Дару сузма, миңа табиб,
Үтенәмен, әни килсен!
Аның сыман җир йөзендә
Кемнәр безне назлап сөйсен?!
Бәхет ачкычы кулында
Әни кирәк, әни килсен!..
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев