Таһир Шәмсуаров: Бу иртәнең яфрагы да алтын, ул самими балачак
Белем бәйрәме
Коеп яңгыр яусын, әмма бу көн
Тик кояшлы кала хәтердә.
Балачакка кайтып килдем кабат
Белем бәйрәмендә хәзер дә!
Бу иртәнең яфрагы да алтын,
Ул самими алтын балачак.
Беренче сыйныфтагы укытучы
Изге булып җанда калачак!
Сине монда якын дустың көтә,
Гади генә әйтсәк “Әлифба”.
Чәчәк тоткан сипкелле бер малай
Тәүге адым атлый тормышка.
Кулын болгап кала, күрәсеңме,
Балачакның бала бакчасы.
Белем дигән серле-сихри йортның
Ишекләрен бүген ачасы.
Беренче кыңгырау чыңлар тиздән,
Һәм чакырыр нурлы класска.
Мәктәп бары белемлене сөя,
Тырышырга, артта калмаска!
Әкияткә илтер сине китап,
“Таңбатыр”дан үрнәк ала бел.
Тукай үзе котлый сине бүген,
Өмет белән карый туган тел!
Беренче сентябрьгә сыйган ахры
Бу дөньяның бөтен бар яме.
Колач җәеп мәктәп каршы ала,
Бүген илдә белем бәйрәме!..
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев