Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ташлама, әни, безне догаңнан

Үзең әни булгач кына, аны тирәнтен аңлыйсың икән. Ни эшләсәң дә, аз булыр кебек тоела. Менә Әниләр көне уңаеннан, кадерле әнием Кәүсәр Гыйрфанова турында газетка мәкалә язарга булдым. Әнием Кәүсәр Мөэмин-Каратай авылының Хөсәен белән Миңнурый гаиләсендә 1928 елда төпчек бала булып дөньяга килә. Аңардан алда туган балалары Гамбәрия һәм Миңзифа,...

Үзең әни булгач кына, аны тирәнтен аңлыйсың икән. Ни эшләсәң дә, аз булыр кебек тоела. Менә Әниләр көне уңаеннан, кадерле әнием Кәүсәр Гыйрфанова турында газетка мәкалә язарга булдым.


Әнием Кәүсәр Мөэмин-Каратай авылының Хөсәен белән Миңнурый гаиләсендә 1928 елда төпчек бала булып дөньяга килә. Аңардан алда туган балалары Гамбәрия һәм Миңзифа, абыйсы Зөфәргә куаныч була. Бала чагы каз бәбкәләре саклап, су коенып, кышкы матур көндә чана шуып, күлмәк итәге белән балык тотып үтә. Ләкин бик кыска була шул бәхетле чаклар: Германия белән сугыш башлана. Әнинең абыйсын да сугышка алалар, аның хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Апалары белән бергә йорттагы барлык эшне үз кулына ала. Иске Иштирәк мәктәбенә йөреп укый башлый, тик колхозга эшче куллар җитмәү сәбәпле, укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Таң белән торып, колхозда сарыклар көтә башлый. "И-и, колхозда без башкармаган эш калмады инде",- дип искә ала ул.
Авыл егете Даһиягә (хәзерге вакытта мәрхүм) кияүгә чыга. Юклык заманы. Ләкин әнием сыгылып төшми: бакчасында җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә. Әти белән бергәләп яңа йорт җиткерәләр, биш бала табып үстерәләр.
Бүгенгедәй хәтерлим: торуыбызга ашы пешкән, өстәлдә борынны кытыклап, кайнар ипи тора, буялмаган идән сап-сары итеп юылган. Үзе таң белән колхоз сарыкларын карарга киткән. Әле өйдә дә мал-туар бар. Ул гомере буе Куйбышев исемендәге колхозда эшләде. Бик күп мактау кәгазьләре алып, лаеклы ялга чыкты. әле хәзер дә тик тормый: кош-корт карый, оныкларын тәрбияли.
Яшь чакларын сәгатьләр буе сөйләргә ярата ул. Аулак өйгә йөрүләрен, андагы уеннарны, кул эше белән шөгыльләнүләре турында сөйләвен яратып тыңлыйбыз. Аның чигүле мендәрләре, сөлгеләре, келәмнәре өйгә ямь биреп тора.
Хәзерге вакытта улы Рамил һәм килене Рушания, өч оныгы - Булат, Азат, Алмаз белән яши. Безгә, биш баласына, кияү-киленнәренә, унөч оныгына, ике оныкчыгына теләкләр теләп, дога укый, шатлыкларыбызга куанып яши.
Әни! Сине бәйрәм белән котлыйбыз. Ходай сиңа исәнлек бирсен, нигезебез бары тик шатлыклы хәбәрләр генә китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђни