"Хәрәкәттә - бәрәкәт" девиз белән Түбән Чыршылыда өлкән буын кешеләре үзләренең сәламәтлеген ныгыту өстендә эш башлап җибәрделәр .
"Сулыш гимнастикасы" белән шөгыльләнү өчен менә дигән тренерыбыз, инде хәзер пенсиядә булган физкультура укытучысы Ганиева Альбина Рауф кызы да нәкъ шушы методика белән шөгыльләнә икән.
Өлкән кешеләргә физик күнегүләр авыр бирелә, ә...
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" девиз белән Түбән Чыршылыда өлкән буын кешеләре үзләренең сәламәтлеген ныгыту өстендә эш башлап җибәрделәр .
"Сулыш гимнастикасы" белән шөгыльләнү өчен менә дигән тренерыбыз, инде хәзер пенсиядә булган физкультура укытучысы Ганиева Альбина Рауф кызы да нәкъ шушы методика белән шөгыльләнә икән.
Өлкән кешеләргә физик күнегүләр авыр бирелә, ә менә сулыш гимнастикасы алар өчен бер дигән чара булып чыкты. Атнаның һәр җомгасында клуб ишекләрен киң ачып аларны мәдәният хезмәткәрләре махсус пөхтә итеп җыештырылган бүлмәдә каршы алалар.
Өлкән апаларыбыз бу гимнастикадан соң күзгә күренеп үзгәрәләр, матурланып, яшәреп, көр күңелле булып кайтып китәләр, дип хәбәр итәләр Түбән Чыршылыдан.
Калганнарга да аларга иярергә кирәк, сәламәтлек үз кулыбызда!
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев