Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда Җиңү көненә багышланган чаралар үтте (ФОТОлар)

Түбән Чыршылы авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылауны 9 майга кадәр башлап җибәрде.

Мәктәп укучыларын китапханә каршында эшләп килүче Сугыш һәм Хезмәт Даны бүлмәсенә экскурсиягә чакырдык. Балалар зур кызыксыну белән ветераннарның фоторәсемнәрен, фронттан килгән хатларны, орден һәм медальләрне, сугышчыларның шәхси әйберләрен карадылар. Авылдашларыбызның сугыш чорында кичкән михнәтләре хакындагы әңгәмәне диккатъ белән тыңладылар.

 4 майда бөтендөнья күләмендә уздырылучы “Читаем детям о войне” акциясендә катнаштык. Укучыларга совет язучыларының сугыш турында язылган әсәрләрен укып, фикер алыштык. Балалар сугыш фаҗигасен күңелләре аша уздырып, күкләрнең аяз булуына куанып таралыштылар.

Авыл җирлеге башлыгы Нурия Яхиевна Хайруллина белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннарына район администрациясе һәм Контакт-С берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне тараттык. Ветераннарыбыз зур рәхмәтләрен әйтеп, бик кәнәгать булып калдылар.

8 май көнне авыл халкы, мәктәп укучылары “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, соңыннан Җиңү Паркында ветераннарыбызны хөрмәтләдек. Сугышта һәләк булучыларга һәм тыл ветераннарына куелган обелискка чәчәкләр салдык. Авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Рәшит ага Сәйфиев үзенең җавап сүзендә рәхмәтләрен җиткереп,тыныч көннәр һәм киләчәк буыннарның сугыш афәтен онытмауларын теләп калды. Бәйрәм мәдәният йортында концерт белән тәмамланды.

Раилә Әхмәдиева

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев