Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда шәҗәрә кичәсе узды (ФОТОЛАР)

Быел дин галиме, укытучы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең юбилей елы. Без – Түбән Чыршылы мәктәбе ел саен бу датаны билгеләп үтми калган юк. Аның безнең мәдрәсәдә белем алуы, укытучы булып эшләве, нәкъ шул вакытта гыйльми эшчәнлеген башлавы, авылыбызны еракларга таныткан.


 ”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк “  шәҗәрә кичәсендә укучылар үзләренең нәсел шәҗәрәсен ясарга һәм якларга тиеш иде. Кичәнең кунаклары булып, шәҗәрә ясау осталары – Әлфия апа Ямаева, Әмирхан абый Мостафин, авыл тарихын язучы - Рәсим абый Хәбибулла, авылның тарихын белүче - Салих абый Әхмәдиев чакырылды.
  Әлмәт шәһәрендә яшәүче, Югары Чыршылы авылы тарихы турында китаплар авторы - Әлфия апа Ямаева барлык катнашучыларга мастер-класс күрсәтеп, шәҗәрә ясау серләренә өйрәтте. Әлфия апа бит эле Риза Фәхреддиннең туганы да. Үз нәселенә багышлап ясалган ике шәҗәрәсе дә мактауга лаек. Бер шәҗәрәсендә 3 меңләп кешене барласа, икенчесендә 2 меңнән артык.

  Әлфия апа үзе белән Кичүчат авылы тарихын язучы Әмирхан Мостафин абыйны алып килгән иде. Әмирхан абый да үз нәселе буенча  шәҗәрә ясаган. Эзләнү чорында кызыклы тарихи фактларга юлыгуын да әйтеп үтте. Бабалары Напалеон сугышында да катнашканы ачыкланган. Ул укучыларга тарих белән дус булырга, бу фәнне ныклап өйрәнергә кушты.
  Авылдашыбыз Рәсим абый Хабибулла  мәктәп яңалыкларын белән танышып, һәрвакыт хәлебезне белеп, ярдәм итеп торучы ул. Бу юлы да укучыларга үзенең матур киңәшләрен бирде, Риза Фәхреддин турында кызыклы истәлекләр сөйләде.

Авылдашыбыз Салих абый Әхмәдиев 1956 елдан авылның һәр кеше язмышын, тарихын белә. Үзенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды, 300 туганын барлавын, 7 буын бабасын ачыклавын әйтте. “Билгеле, бу авыр, ләкин кызыклы һәм кирәкле эш. Һәр кеше үзенең нәсел тамырын белергә  һәм чылбырны дәвам иттерүче буларга тиеш, - ди ул.

Мәктәп җитәкчебез – Рәсимә Камил кызы да барыбызны таң калдырды. Ул да инде менә 18 елдан артык нәсел шәҗәрәсен төзи, оныкларга тамыр җепләрен барлый. Ул безгә мәгълүмати компьютер технологиясе ярдәмендә шәҗәрә төзү алымнарын күрсәтте.

Һәр сыйныфтан бер укучы нәсел шәҗәрәсен яклады, буыны белән таныштырды. Шунысы куандырды: чыгыш ясаган укучыларыбыз җиде буын бабаларын беләләр һәм нәселләреннән хезмәт ияләре чыкканын, нәрсә белән шөгыльлән икәненә кадәр өйрәнгәннәр.

7 буын бабаларын барлаучы укучыларыбызны әйтеп үтми мөмкин түгел: Айзилә Гарифуллина, Гөлфинә Вафина, Азамат Әхмәдиев, Вәсилә Әхмәдиева, Риана Вафина, Динар Вафин, Адилә Зиятдинова, Гөлия Камалтдинова, Лилия Бикбаева, Алисә Вилданова, Радмир Исламов.

Кичәбездә “Бәләкәч “ җыр ансамбле җырлары белән күңелне күтәрде. Катнашкан хөрмәтле кунакларыбызга, укучыларыбызга, сыйныф җитәкчеләренә, алып баручы-оештыручы Талига Сәйфиевага зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Алсу Муллагалиева, Түбән Чыршылы

Язма кыскартылды, тулы вариантын "Заман сулышы" газетында, 1 февраль санында укыгыз

Фотолар мәктәптән тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев