Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Үткәннәрдән бер мизгел

Мәктәптә 52 ел эшләү дәверендә укучыларымның күпсанлы фотографияләре альбомнарда урнаштырылган, һәрберсе билгеле бер вакыйгага барып тоташа.

 

 


Бүген шуларның берсе алдымда ята – 1980 нче елгы фотография ул. Шушы елны 31 баладан торган 8нче классны чыгардым. Үзләренең яхшы укулары һәм активлыклары  белән аерылып торган укучыларым арасында Раушания Гаязова  бар иде. Укытучылар өенә барып укыту сәбәпле, Раушания белемне өйдә генә алды, ләкин барлык бәйрәмнәргә дә мәктәпкә, клубка аны әнисе Гөлчирә апа алып килә иде, соңырак бу зшне күпсанлы дуслары башкара иде.

Ләкин күп очракта без укучылар белән аларның өйләренә бара идек, бу гаиләдә Раушаниянен  әтисе, әнисе, әбисе һәм энеләре Рафис белән Айрат килгән кешеләрне ачык йөз, киң күңел белән каршы алдылар.

Гаилә әгъзалары бик матур җырлыйлар, бииләр, шунлыктан баянны балалар калдырмыйлар иде. Бу фоторәсемдә Раушаниянең классташлары Фәния Сәйфуллина, Фәридә Галимова, Раушания Фаттахова һәм класс җитәкчесе Фәния Әнвәр кызы Әхмәтова
Алгы рәттә – Раушания энеләре белән.

Яшьтән үк көчле рухлы, күпләргә үрнәк булган Раушания хәзерге вакытта да матур, актив тормыш кичерә. Сугышлы мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы, Раушания сиңа, ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары тели.

Фәния Әхмәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X