Укучыбыз Люция Закировадан күчтәнәч
Керкәле авылында гомер итүче даими укучыбыз Люция апа "Заман сулышы" на берсеннән-берсе эчтәлекле мәкаләләрен җибәреп кенә тора. Рәхмәт аңа! Чираттагысын ул яз аена багышлаган һәм аны шундый матур итеп тасвирлап язган.
Күңелгә зар салып бүген төн кыш хушлашты.Бүген төне буе “Җиңдем!” дип кул чапкан сыман, өй түбәләренә бәрә – бәрә беренче язгы яңгыр яуды. Кышның гомере беткәнгә, никтер, сөенде яз. Ә мин тәрәзә янында басып, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп елап басып торам. Елыйм! Ап-ак саф карны, кышкы гүзәллекне инде юксынам. Киенеп чыктым да, әле койма буйларында яшеренеп калган, эрергә өлгермәгән карны кулларыма алдым. Кар бөртекләре кышкы матурлыгын җуйган, картайган кешенең бите сыман, йомшарган, шәлперәйгән. Дулкынлануымнан, салкынын сизмичә дә, кулымда эреп беткәнчегә кадәр кар белән саубуллаштым. Белгән догаларымны укыдым. Кулымда эреп, күз яшьләре түгеп учымдагы кар юкка чыкты, икебез дә елап саубуллаштык. Күзләремне күтәреп тирә – юньгә карадым. Бөтен төштә яз тантана итә, исең китәр! Яңгыр сибәләгәнгә дә карамый, агачка кунып сыерчык сайрый, җиңел болытларны куып көньяктан кояш чыгып килә. Аның нурлары җырчы кошның салават күпере төсләренә кереп ялтыраган мамыгы белән уйнады да, койма янында яшеренеп яткан соңгы кар өемен эзләп табып, аны кылычка охшаган нурлары белән тишә башлады. Кар бөртекләре, җаныкайларым, соңгы көчләрен җыеп бер-берсенә якынрак булыр өчен, ишелеп төшеп, дусларын кочтылар. Күңелле дә, сагышлы да иде бу мизгел. Табигатем шундый булгангамы, мин шундый инде: көчсезләрне, мескеннәрне кызганам шул мин. Сау бул ак кар, сау бул кыш. Сагынырбыз сине. Алтын көзләрдән соң тагын күрешергә насыйп булсын. Амин!
Люция Закирова
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев