Укучыбыздан яңа  шигырь: "Дәвалау ысулы"
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укучыбыздан яңа шигырь: "Дәвалау ысулы"

Укучыбыз Әлфия Сөләйманова иҗаты.

Дәвалау ысулы


Шигырь укырга яратам,
Яшәремә көч бирә.
Күңелем нурын бизәкләп,
Тәнгә сихәт йөгерә.
 
Май өстенә бал дигәндәй,
Тәмле ризык тәгамгә.
Канатлар куела иңгә,
Җыр туа күңелемдә.
 
Каурыйлар иңемдә тоям,
Хәттә очасым килә.
Туганнарны, дусларымны,
Барып кочасым килә.
 
Дәвалау ысулы итеп,
Табиплар бирсен киңәш.
Китаплар ешрак укылса,
Күңелебез калыр яшь.
 

  Әлфия Сөләйманова


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Бик матур шыйгер Альфия апа ....Эфэрин....