Урдалы  авылында солдат боткасы пешерделәр
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалы авылында солдат боткасы пешерделәр

Ватан сакчылары көне уңаеннан авылыбыз уңганнары, активист-әйдаманнары Рушания Саримова, Гөлия Мәрданова, Гөлнара Мостафина-Минәхмәтова авылыбыз ир-егетләрен “солдат боткасы” белән сыйлады.



 Ботка ашарга төрле буын солдат хезмәтендә булган егетләребез җыелды. Шул егетләр арасында авылыбызның олы хөрмәткә лаек 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснетдинов Касыйм абыйның булуы безне бик сөендерде. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез.   

 

Минзилә Җиһаншина

 


Нет комментариев