Урдалы авылы мәктәбе лагерена йөрүче балалар һәм аларның җитәкчеләре Ирина Назыйм кызы сугыш ветераны Касыйм абыйда, тыл ветераны Рәшидә апада, сугыш чоры баласы Сәлимә апада кунакта булды.
Аларның хәлләрен белештек, балалар сораулар бирделәр. Хөрмәтле ветераннар аларга җавап бирде. Сугыш чоры турында сөйләделәр. Балаларга шушы матур тормышның кадерен белеп, әйбәт укырга, тәртипле булырга дип кинәшләрен бирделәр. Бу чара Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Текст һәм фото: Әлфинур Галимова



Нет комментариев