Урдалыда Хәтер көне узды (ФОТОлар)
Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулу уңаеннан Урдалыда Хәтер көне үтте.
Бу чара авылыбыз зиратында узды.
2018 елда 76 ел элек хәбәрсез югалган авылдашыбыз Гәрәев Минзөфәр Зәки улының җәсәде авыл зиратында кайтарып җирләнгән иде. Бүген аның зиратыннан кабер туфрагын алып, Мәскәү шәһәренең Туганнар каберлегенә җибәрү тантанасы булды.
Хәтер көнендә авылдашларыбыз, солдатның энесе Фәнис Минәхмәт улы, военком Рөстәм Мисбахов , Илья Мишин, кайткан кунаклар катнашты.
Чарада шулай ук авылдашларыбыз - сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Текст һәм фото: Әлфинур Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев