Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда кызыклы очрашу үтте (ФОТОлар)

Шимбә көнне Урдалы авылы мәдәният йортында "Бер күрешү - бер гомер" дип аталган очрашу үтте.

Бу чара 16 елга якын (1972-1987) Муса Җәлил колхозын җитәкләгән Зөфәр Хәлфетдин улы Хөснуллинның 80 яшьлек юбилее һәм Нурсинә апа белән тормыш корып яши башлауларына 55 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Юбилярларны котларга бөтен авыл халкы җыелган иде. Кичә бик җанлы төстә үтте. Очрашуга килгән һәр кеше юбилярларны котлап калырга ашыкты. Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Үзешчәннәр башкаруында бик куп матур җырлар яңгырады. Зөфэр абый үзе дә котларга жыелган халык алдында  4 җыр башкарды. Дүрт сәгать дәвам иткән кичәнең үткәнен халык сизми дә калды. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Әлфинур Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев