Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыдан даими хәбәрчебез Әлфинур апа Галимова өлкәннәргә багышланган бәйрәм турында яза (Фотолар)

Авылыбыз мәдәният йортында "Еллар минем байлыгым"дип аталган кичә узды.

Ул өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды. Кичәгә килгән өлкән буын тамашачыларын авыл башлыгы  Марат Җиһаншин бәйрәм белән котлап, чыгыш ясады. Авыл үзешчәннәре коллективы күрсәткән күренешне бәйрәм кунаклары бик ошатып карадылар. Өлкәннәребезнең яшь чагында кигән киемнәре, уеннары,йолалары аларнын яшь вакытларын чагылдыра иде.

Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Хөрмәтле өлкәннәребез кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар,яшь вакытларын искә төшергән өчен авыл артистларына рәхмәтләрен белдерде. Кичәне оештыруда катнашучы авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, авыл башлыгы, яшь артистларыбыз Ленар, Ильвина,Резидә һәм башкалар олыларны күңелле бәйрәм иттерләреннән канәгать калдылар. Без шулай ук, инде лаеклы ялда булуларына карамастан, шушы бәйрәмне үткәрудә катнашкан авылдашларыбыз Җаһит абый Мусин, Илһамия апа Шайдуллина, Гөлүсә Зәйнетдинова, Минзәлия  Ялалтдиновага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Текст һәм фото: Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев