Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Якташыбыз Халисә Ширмәннән шигырь

Бу юлы хөрмәтле укучыларыбызга ял көненә туры килердәй гади һәм эчтәлекле шигъри ююларын тәкъдим итәбез. Бергәләп укыйк әле!

*** 
Кулларымда – юеш чүпрәк, 
Алъяпкыч – билләремдә. 
Җыештырып алам өйне 
Якшәмбе көннәрендә. 

Сөртеп куям пыяласын – 
Тапланган тәрәзәләр. 
Тузан кунган гөлләремә – 
Өемне бизәмиләр... 

Чиста булсын минем йортым, 
Якты булсын дөньялар. 
Чиста якты тирәлектә 
Якты уйлар туалар! 

Юып алгач бүлмәләрне, 
Үзем дә юынырмын. 
Яшәргән гөлләрем кебек 
Үзем дә куанырмын! 

Бар кеше дә белсен иде 
Чисталык сүрәләрен. 
...Их, юасы иде шулай 
Күңел тәрәзәләрен... 

Халисә Ширмән

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев