Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Яшь лениногорскилылар китап уку белән кызыксына (ФОТОЛАР)

Шәһәрдәге Ю. Гагарин исемендәге китапханәдә “Балачакны укып үткәрү” фестивале узды.


Китапханәгә 11нче гимназиянең 3А сыйныфы, балалар бакчаларыннан нәниләр, актив укучылар килде. 
Домовенок Кузя, Кот Леопольд һәм Куян  кунак булып килгәннәр иде. Алар кызыклы уен да үткәрде.

Шигырь яратучылардан зәңгәр лента, хикәя яратучылардан сары, әкият яратучылар ал төстәге ленталарны агачка бәйләде.

 Фестивальдә шәһәр буенча поделкалар  конкурсында җиңүчеләрне дә котладылар. Рәхмәт хатлары тапшырдылар.


Бәйрәм “Аппетитное чтение”, “Яшь төбәк өйрәнүчеләр”, “Татарстан язучыларын санап чык”, “Веселая карусель” кебек мәйданчыкларда дәвам итте.

Соңыннан барлык катнашучылар татлы приз алды.

Ләйсән Галимова, китапханәдә методист

Фотолар китапханәдән


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев