Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй-Каратайда сугыш чоры балалары белән укучылар очрашты

Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә сугыш чоры балаларының яралары төзәлми... Зәй-Каратай  мәктәбендә  укучылар белән “ Күңел күкләребезнең түренә Кояш эләбез , Тузем һәм сабыр булган өчен , алдыгызда  җиргә кадәр  баш  иябез!” дип исемләнгән  сугыш чоры балалары белән   тәрбия   сәгате үтте. 

Бирегә сугыш чоры балалары Галиева Мөгалимә , Насыбуллина Сылу, Әхмәтҗанова Камал апалар   чакырылган иде.  Бу чараны  сугыш чоры баласы Р.Гәрәйнең  “Сугыш” шигыре белән   башлап җибәрдек.  Укучылар    шул елларг а карата    шигырьләр укыдылар.   
Ә  кунаклар укучыларга , узләренең сугыш чоры балачакларын искә алып ,хатирәләрен сөйләп үттеләр.  Утлы еллар балалары көннәрен укуда , эштә үткәрсәләр дә , кичләрен табышмак , әкият , китап укып уздырганнарын сөйләп  үттеләр.    Балалар   шул чор табышмакларының җавапларын  эзләделәр.  Укучылар чабата , бәрәңге кәлҗемәсе , алабута һәм аның орлыклары белән танышты, шулай   ук  аларны    кызыксындырган   сорауларга да  җавап алдылар.   
Әйе, сынаган аларны бу дөнья, сугыш гарасаты тынганнан да байтак еллар үтсә дә аларны югалту ачылары бик ачы , яралары hаман ачык , күз яшьләре бик кайнар әле....   Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә  аларның үз башларыннан үткән хатирә бит. Бу тәрбия сәгатен ярдәме белән  укучылар  үзләренә бик күп мәгълүмат алып , кешелекле , өлкән буынга карата ихтирамлы  булып  калырлар, тормышның  ямен , тәмен  белеп  яшәрләр , дип  ышанып  каласы килә.


   Якупова Гүзәлия,  башлангыч сыйныф  укытучысы   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев