Якташыбыз - Лениногорск хәрбие, Россия Герое Дамир Исламовка Луганск Халык Республикасында бюст ачылды
Луганск Халык Республикасында якташыбыз, Лениногорск егете – Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды.
Бюстны танкист Дамир Исламов үзенең Т-72 танкы экипажы белән үз тормышы бәрабәренә батырлык кылган җирдә ерак түгел, Золотое шәһәрендә урнаштырганнар.
Дамир Исламов 2023 елның 7 мартында Луганск Халык Республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә һәлак булды. Бронетөркем составында аның танк экипажы дошман районына штурм ясый. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» белән ут төртәләр. Экипаж утны сүндерә һәм кабат һөҗүмгә ташлана. Алар юлында дошманның берьюлы биш танкы очрый. Дамир Исламов һәм аның хәрби иптәшләре аларның дүртесен юк итә, әмма бишенчесе аларның танкына һөҗүм ясый – танкның бөтен экипажы һәлак була.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен экипажның барлык әгъзаларына Россия Федерациясе Геройлары исеме бирелде.
Золотое шәһәрендә узган истәлекле чарага күп кенә кунаклар килде. Алар арасында Дамир Исламовның бертуган апасы Динара Алтынова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ринат Садыйков, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков, Первомайск шәһәре шәһәр округы Башлыгы Сергей Колягин бар иде.
Әлеге бюстны урнаштыруга инициатива күрсәтүче һәм аны башкарып чыгучы – “Стена” җәмгыяте (гамәлгә куючысы – лениногорскилы Алексей Купцов). Шулай ук әлеге эшкә Золотое шәһәренең яшәүчеләре дә кушылган. Алар бюст буласы урынны бергәләп өмә ясап чистарту эшен башкарганнар.
Бюст тирәсендә эскәмияләр куелган, яңа яктырткычлар-фонарьлар урнаштырылган, яңа плитәләр җәелгән һәм яшеллек – агачлар утыртылган.
фотолар: Марат Гирфанов телеграм-каналдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев