СВО хәрбие Рамазанның истәлеге мәңгеләштерелде
Безнең Геройлар

СВО хәрбие Рамазанның истәлеге мәңгеләштерелде

Батырларыбыз онытылмый: күптән түгел Керкәле авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ефрейтор Рамазан Илһам улы Замилов истәлегенә мемориаль таш ачылды, истәлеге мәңгеләштерелде.

Дулкынландыргыч та, моңсу да булган, тирән эчтәлекле чарага Рамазанның якыннары, дуслары, авылдашлары һәм волонтерлар килде. Яшь хәрбинең рухына дога кылдылар, аның турында якты истәлекләрне яңарттылар. Истәлек ташы кую инициативасы – Рамазанның әбисенеке, Зөлфия Мирзаеваныкы. 

“Безнең өчен Рамазан һәрчак күңел түрендә. Аның безнең арабызда булмавы йөрәк өзгеч әрнү, югалту кайгысы онытылмый ул, киресенчә, көчәя генә бара. Хәзер безгә нык булырга кирәк. Рамазанның соңгы СМСларын ачып булмый, соңгы фотоларын да күреп булмый. Әлеге урын, әлеге таш аның истәлеге булып торыр.  Ташны куюда булышучыларга: волонтерларыма, балаларыма, дусларга, бигрәк тә Керкәле карьеры директоры Наил Нәҗиповичка бер карусыз ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерәм”, - диде Зөлфия ханым.

Ул үзе Лениногорскида “С любовью и молитвами” волонтер төркемдә волонтер булып, хәрбиләргә игелек күрсәтүләрен дәвам итәләр. Волонтер төркемдәге апалар эшкә килгән сыман, һәркөнне штабка килеп, маскировка челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм кабул итәләр, СВО зонасына күп итеп гуманитар ярдәм озаталар. 

“Безнең маскировка челтәрләре сыйфатлы итеп эшләнелә. Моннан 1,5 ел элек Ислам аша челтәр җибәргән идек, алар әле һаман да кулланалар. Димәк, безнең эшебез юкка чыкмый,  челтәрләр кирәк, солдатларыбызга исән-сау кайтырга ярдәм итсен иде”, - ди Зөлфия ханым. 

Рамазан Илһам улы 2004 елның 16 февралендә Керкәледә туа. Авылдагы мәктәптә белем ала. Аннары Чирмешән кадет мәктәбендә укый. Шулай ук политехник колледжны тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән кыю, батыр булып үсә. Гаиләдәгеләр белән җылы мөнәсәбәттә тора. Өлкәннәрне хөрмәт иткән.

2024 елның августыннан 2025 елның ноябренә кадәр СВОда хәрби бурычны үти. Биредә иптәшләре арасында ихтирам казана. Ул сугыш кырыннан иптәшләрен алып чыккан. Аңа мөһим бурычларны йөкли торган булганнар, дип сөйләде алып баручы чара барышында. Дөрес, нәтиҗәле итеп ярдәм күрсәтә торган булган. 1 ел хезмәт иткәч, командиры аны БПЛА буенча өстәмә укырга җибәрә. Нинди генә очрак булмасын, төшенкелеккә бирелмәгән. 
Көчле шартлау вакытында үзе яраланса да, иптәшләрен алып чыгарга булышкан. Тик чираттагы дрон атуы Рамазан өчен соңгысы була. 

Әйе, кыю егет батырларча һәлак була. Яшь булуына карамастан, Рамазан Илһам улы батырлыклары өчен “Махсус хәрби операция катнашучысы” һәм  “Хәрби бердәмлекне ныгыту” медальләренә ия була, Жуков исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.

“С любовью и молитвами” волонтер төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова Рамазанның ачык күңелле, аралашырга яратучан егет икәнен билгеләп үтте. “Без хәзер барыбыз да Рамазанга дога кылабыз. Аның урыны оҗмахта булсын. Хәрби операциядәге калган егетләр исән-сау кайтсыннар дип телибез. Безнең волонтерлар ярдәм итүне дәвам итә, аларга барысына да рәхмәт”, - диде. 

Чыннан да, тылдагы көч – бик әһәмиятле, кирәкле, мөһим эш. Җиңүне якынайту өчен һәрберебез өлеш кертә ала.
Рамазан Замиловның якты исеме, үрнәк алырлык батырлыгы Керкәле, шулай ук Лениногорск районының йөрәгендә мәңге яшәячәк. Йорт каршындагы мемориаль таш киләчәк буыннарга тынычлыкның нинди бәя белән килүен искәртеп торучы изге бер һәйкәл булып калачак.

фото: Мирзаевлар гаиләсеннән

 

 

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев