Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Радик Әхмәтзәки улы Мортазин

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Радик Мортазин — кече сержант, мотоукчы батальонының миномет взводы командиры, ул 2022 елның 8 сентябрендә Украина территориясендә хәрби операциядә һәлак була. Аңа 47 яшь иде.

Радик Мортазин Минзәлә районында 1974 елның 21 сентябрендә туган. Гаиләсе белән Лениногорскида яшәгәннәр. Аның улы Азамат һәм хатыны — Гүзәлия Әбүзәровна, әнисе Зәмзәмия ханым калды. 

Кече сержант белән хушлашу мәрасиме Тимәш авылы зираты янында узды. Анда сержантның якыннары, туганнары, дуслары, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, шәһәр комиссары Рөстәм Мисбахов катнашты.

Рәгать Хөсәенов туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашу сүзләре белдерде. «Радик үзенең Ватанын, халкын яклап һәлак булды. Ул Россия армиясенең чын солдаты», — диде.

Радик Мортазинны хәрбиләрчә хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Тимәш зиратында җирләнде. 

Батырлык ордены медален район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбинең хатынына тапшырды.

Радик Әхмәтзәки улы Мортазин (21.09.1974 — 8.09.2022)

#БезненГеройлар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев