Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Рәмис Ринат улы Шәйхетдинов (10.03.1987 — 11.12.2023)

Гранатометчы, рядовой, махсус хәрби операциядә катнашучы Рәмис Шәйхетдинов Батырлык ордены белән бүләкләнә.

2005 — 2007 елларда Рәмис Чиләбе өлкәсендә эчке гаскәрләрдә армиядә хезмәт үтә.

Тормыш иптәше Ильвира белән матур гына гаилә корган, ике кызлары — Руфина һәм Сафина туган. 

2022 елда илдә катлаулы чор — махсус хәрби операция башланган, мобилизациягә ул да эләккән. Алгы сызыкта хезмәт иткән. 2023 елның декабрендә Рәмис элемтәгә чыгудан туктаган. 2024 елның 19 июненә кадәр аның турында хәбәр булмаган. Аның турында якыннары кайгырып һәм борчылып торганда хат килеп ирешә. 

«Махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә, хезмәткә чакырылган рядовой, гранатометчы Рәмис Ринат улы Шәйхетдинов 2023 елның 11 декабрендә һәлак булды. Ул үзенең гражданлык бурычын намус белән үтәде», — диелгән 45375 нче хәрби часть командиры имзасы белән язылган хатта. 

Лениногорск батыр улларын мәңге онытмаячак! 

Фото: гаилә архивыннан

Ильмира Гареева.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев