Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ике балага бер елны никах укытырга ярыймы?

– Апа белән сеңел бер елны никах укыта алалармы? Ике бертуганга бер елны өйләнешергә, кияүгә чыгарга ярамый, диләр, дөресме ул?

Әлеге сорауга «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә.

    – Юк, бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Әгәр теләге бар икән, бертуганнарга бер үк елны никах укытырга, өйләнергә, кияүгә чыгарга рөхсәт ителә. Моның бернинди дә зыяны юк. Аллаһы Тәгалә никах укыту өчен үзенең бер вакытын бирә. Шуңа күрә аларның яшьләре җиткән, тиң парлар тапканнар икән, никах укытып, гаилә төзесәләр, бу – хәерле, саваплы, дөрес, шәригатебезгә туры килгән гамәл. Монда бернинди каршылык юк.

 

Чыганак

 https://nashcheremshan.ru/news/din-ham-tormyish/ike-balaga-ber-elny-nikakh-ukytyrga-yaryymy

фото: https://photo.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев