ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бала әти-әнисе белән ничә яшенә кадәр йокларга тиеш?

Сорауларга “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

— Алты-җиде яшенә кадәр әти-әнисе белән бер бүлмәдә йоклау хәерлерәк. Берничә бала булса, барыс бер бүлмәдә йоклый ала. Бу очракта һәр кеше үзенең мөмкинлегенә карый.

— Иртән уянгач укыла торган дога белән дә таныштырсагыз иде, хәзрәт.
— Иртә белән уянып күзне ачкач та, «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип, түбәндәге дога укыла: «Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр» (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр).

"Ш.К." сайтыннан

Фото: 


Нет комментариев