Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Балага мәрхүм туганыңның исемен кушсаң ярыймы? Ул аның язмышын кабатламасмы?

Адәм баласының бөтен гомере сорауларга җавап эзләп уза. Яңа көн яңа вакыйгалар, яңа мәшәкатьләр алып килеп кенә тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап эзләрбез. Сорауларга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ җавап бирде.

– Дөньяда һәрчак кемдер кемнеңдер исемен кабатлый. Шәхсән миңа да әтинең 18 яшендә комбайнда эшләгәндә ток чыбыгына эләгеп вафат булган абыйсының исемен кушканнар. Әлхәмделлиләһ, аның язмышын кабатламадым. Динебездә андый нәрсә юк.

Иманның алты баганасы бар. Шуларның берсе – тәкъдирнең яхшысы да, начары да Аллаһы Тәгаләдән икәненә инанау. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Бел: сиңа киләсе булмаган әйбер сиңа килмәс, сиңа киләсе әйбер сине әйләнеп узмас», – ди. Шуңа күрә тәкъдирдән узып булмый. Нинди генә исем кушылса да, баланың язмышы туганда ук язылган була. Беркем дә беркем язмышы белән яшәми. Шуңа күрә балага мәрхүм кеше исемен кушуның бер зыяны да юк.

"В.Т." сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев