Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар
Догада булыйк.
1 — Кадер кичендә.
2 — Төннең өченче өлешендә.
3 — Азан белән камәт арасында.
4 — Яңгыр яуганда.
5 — Җиһәдтә һөҗүм вакытында.
6 — Җомга көненең бер өлешендә.
7 — Зәмзәм суы эчкәндә.
8 — Сәҗдә вакытында.
9 — Фарыз намазларыннан соң.
10 — Тәшәһһүд ахырында.
11 — Мөселман кардәшең гаеп (яныңда булмаган) вакытта аның өчен дога кылу.
12 — Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга).
13 — Рамазан аенда.
14 — Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы.
15 — Ата-ананың баласына карата догасы.
16 — Мөсафир кешенең догасы.
17 — Ураза тотучының догасы.
18 — Авыз ачканда.
19 — Гадел имамның догасы.
20 — Изге баланың догасы.
21 — Хаҗда беренче ике баганага таш аткач.
22 — Кәгьбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгьбәтуллаһның бер өлеше.
23 — Сафа һәм Марва калкулыкларында.
Гомумән алганда, мөселман һәрвакытта да Аллаһка дога белән ялварырга тиеш, чөнки Аллаһ тәгалә әйтте: «Әгәр колларым синнән Минем турында сорасалар, хакыйкатьтә, Мин якын. Дога кылучы Миңа дога белән мөрәҗәгать итсә, Мин мөрәҗәгатенә җавап бирәмен» Шулай да, искә алып узган вакытларга һәм урыннарга аерым әһәмият бирергә кирәк.
Чыганак: Ислам нуры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев