Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

– Ике кредит түлим. Диндә ул рөхсәт ителми бит. Хаҗга барсам, ул кабул булырмы икән?

Сорауларга «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирә.

–  Укыган догалар нигә кабул булмый?

– Йә сез сораган әйбер әлегә сезгә хәерле түгел яки ихласлыгыгыз җитми. Гөнаһлардан тәүбә итмәгән булсагыз да, дога кабул булмый.

– Баланы җәй айларында сөннәткә утырту начар түгелме?

– Дин буенча моның бер гөнаһы да юк.

– Ни өчен хатын-кызның якынлыктан баш тартырга хокукы юк? Ни өчен ул гел риза булырга тиеш? Ул очракта мондый якынлык көчләүдән нәрсә белән аерыла? Бу гаделсезлек була түгелме?

– Бу сорауга ике сүз белән генә җавап биреп булмый. Никахның беренче елларында җенси якынлыкка карата мөнәсәбәтегез ирегезнеке белән туры килдеме, әллә инде ул вакытта ук төрлечә карый идегезме? Бәлки, сезнең теләгегез 8–10 сәгатьлек эш көне, җыештыру, пешерү, балалар тәрбияләү кебек көндәлек мәшәкать аркасында үзгәргәндер? Бәлки, моңа  гормоннар сәбәпчедер…

Ирләр белән хатын-кызларның физиологиясе төрле. Теләк булмау сәламәтлеккә яисә психологик халәткә бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, сез үзегезне, ирегезне кабул итә алмыйсыздыр, мохит, арыганлык, балачактан калган ниндидер установкаларның сезгә комачаулавы бар. Һәр очрак үзенчәлекле. Сезнең реакциягезнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Элек икегездә дә теләк булса, кайчан һәм ни сәбәпле үзгәргәнегезне искә төшерегез.

Моның сәбәбе теләк булмау гына түгел, тирәнрәк яшеренгән. Ир белән хатын арасындагы җенси якынлык – аларның үзара мөнәсәбәте күрсәткече. Эмоциональ якынлык булмаса, җенси якынлык та ярсыткыч, ачу китерә, усалландыра торган бер нокта булып тора. Уртак түшәк проблемасы ул – эчке конфликтның тышка чыгуы. Кайбер парлар җенси якынлыкны сүзсез дә мәхәббәт аңлату, хисләреңне белдерү, үзара аңлашу чарасы итеп күрә. Андый пар өчен якынлык – гаиләне ныгытуга китерә торган бер тылсым.

Ир-хатын булып яшәү ул бурыч түгел, ә икеңнең дә бергә булырга теләк белдерүе. Ир белән хатын арасында рухи бәйләнеш булса, алар барлык мәсьәләләрне уртак фикергә килеп хәл итсә, андый гаиләдә хатынның якынлыктан баш тартуы һәм ирнең канәгать булмавына бәйле проблемалар тумый да.

– Ике кредит түлим. Диндә ул рөхсәт ителми бит. Хаҗга барсам, ул кабул булырмы икән?

– Әгәр сез бурычыгызны график буенча түләп барсагыз, шул ук вакытта хаҗга барырга да мөмкинлегегез бар икән, моның бер куркынычы да юк.

https://vatantat.ru/2022/06/84720/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев