Йоклаганда бастырылудан ничек котылып була?
Сорауга «Нур Ихлас» мәчете имамы Камил хәзрәт Идрисов җавап бирә.
"Бастырылу – ул җеннәр белән бәйле күренеш. Ә инде аларга каршы тору ысулы – ул Коръән уку. Һәр көнне йокларга ятар алдыннан Фатыйха, Аятел Көрси, Ихлас, Фәләкъ, Нәс сүрәләрен кабатларга кирәк. Үзебез булдыра алмасак, аларның аудиоязмаларын кушып куярга була. Шулай ук галимнәребез йортларыбызга төрле сурәтләр элмәскә һәм эт тотмаска киңәш итә", - ди дин әһеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев