Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ир-ат һәм хатын-кызлар дин буенча кемнән чәч кистерергә тиеш?

Тормыш иткәндә, адәм баласының теге яисә бу мәсьәләгә бәйле соравы тумый калмый. Аларга дин күзлегеннән дә карарга өйрәнеп барабыз. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

Биредә аның өйләнгәнме, юкмы икәне мөһим түгел. Алар бер-берсенә чит икән (ягъни абый-сеңел, әти-кыз һ.б. түгел), аларга бер-берсенә кагылырга ярамый.

Хәдистә әйтелә: «Минем башыма энә кадасалар, чит хатын-кызга кагылуга караганда ул күпкә хәерлерәк». Чит хатын-кызларга кагылудан сакланырга кирәк.

Шөкер, хәзер бит хатын-кызлар өчен – хатын-кыз чәчтарашлар, ир-атларга ир-атлар бар. Иман өчен, диндарлык өчен дә аларга бару хәерлерәк булыр.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев