Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ислам дине каргыш, рәнҗешкә нинди мөнәсәбәттә?

Сорауга «Ихлас» (Казан) мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ җавап бирде.

– Ни өчен каргыш ике яклы була, диләр? Гомумән, ислам дине каргыш, рәнҗешкә нинди мөнәсәбәттә?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әгәр сезне рәнҗетсәләр, үпкәләтсәләр, кыерсытсалар, шулай ук җавап кайтара аласыз. Әмма кем гафу итте – ул инде яхшырак гамәл кылды», – дигән. Шуңа күрә каргыш, рәнҗеш ислам динендә мөмкин. Әмма аның шундый якларын да истә тотарга кирәк. Үпкәләргә дә мөмкин.

Әмма өч көннән артык кардәшеңә үпкә саклап йөрү ислам динендә хупланмый. Көннәрдән бер көнне Рәсүлебезгә кешеләр: «Йә, Аллаһның илчесе, мөшрикләргә табынучыларга Аллаһы Тәгаләдән каргалуын сора әле!» – диләр.

Рәсүлебез: «Дөреслектә мин каргыш ясаучы буларак түгел, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән», – диде. Каргыш мәсьәләсендә сак булырга кирәк.

Чөнки Рәсүлебез: «Кем дә кем кемне дә булса каргаса, ул каргыш башта каргалган кешегә барыр. Әгәр лаек булса, ул аңа төшәр. Лаек булмаса, күккә менәр. Күк кабул итмәс, җиргә төшәр һәм каргаган кешенең үзенә әйләнеп кайтыр», – диде. Шуңа күрә кемнедер каргаган, кемгәдер рәнҗегән вакытта без моның бик хәтәр әйбер икәнен белергә тиеш. Шуңа күрә каргыш ике яклы була дип әйтәләр дә.

Рәсүлебездән бер кеше килеп сорый: «Йә Рәсүлуллаһ, менә минем ике колым бар. Алар миңа ялганлыйлар, миннән гел качалар. Шуның өчен мин аларны җәзалыйм», – дигән. Пәйгамбәребез шулчак: «Әгәр дә синең җәзаң аларның эшләгән гамәлләренә бәрабәр булса, сез исәп-хисап ясадыгыз. Әгәр син арттырып җибәрсәң, Кыямәт көнендә алар синнән аның өчен сорарлар», – диде. Шуңа күрә каргыш, рәнҗеш – тел гөнаһының берсе. Ул – безнең җәһәннәмгә керүебезнең иң төп сәбәпләренең берсе. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Җәһәннәмгә күбрәк зина һәм тел гөнаһлары аркасында керерләр», – дигән.

"В.Т."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев