Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Корбан чалу кешенең малына, тормышына нинди тәэсир ясый?

9 июль көнне, Корбан гаете укылганнан соң, корбан чалына башлый һәм 11 июльнең ахшам намазына, ягъни кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Корбан чалу тарихы, аның фазыйләте, тормышыбызга биргән бәрәкәте хакында “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә кордык.

– Корбан чалу кешенең малына, тормышына нинди тәэсир ясый? 
– Сүз дә юк, корбан чалу безнең тормышыбызда гаҗәеп зур әһәмияткә ия. Корбан чалу – вәҗиб гамәл. Бу гамәлне башкарганда без матди яктан да сыналабыз, чөнки башка гамәлләр, мәсәлән, ураза тоту, намаз уку вакытында матди яктан сыналмыйбыз. Әмма хаҗ кылу, зәкят түләү һәм корбан чалу кебек гамәлләрне үтәү төрле яклап әзерлек таләп итә. Әмма шуны аңларга тиешбез: Раббыбыз юлында нинди генә изге гамәл кылсак та, аның әҗер-савабы бик зур һәм ул меңләтә үзебезгә әйләнеп кайта. Корбан чалып, аның итен мохтаҗларга, туганнарга таратканда бихисап әҗер-савапларга ия булабыз, болар бездән садака бирүдән китә. Ә садака бирүнең савабы бик зур. Һәрвакытта да садака биргәннән соң, Раббыбыз безгә аны арттырып үзебезгә кайтара.


Анабыз Гайшә радыяллаһу ганһә болай дип риваять иткән: берьюлы алар корбан чалганнар һәм итне мохтаҗларга таратканнан соң, Расүлебез: “Итне таратканнан соң нәрсә калды?” – дип сораган. Аңа: “Хайванның иң башы сөяге генә калды”, – дип җавап биргәннәр. Моңа Пәйгамбәребез: “Юк, иң баш сөягеннән башка, ит тулысы белән калды”, – дип әйткән.


Расүлебез бу сүзләр белән Аллаһы ризалыгы өчен эшләнгән ихлас гамәл безгә меңе белән әйләнеп кайта, дип әйтергә тели. 

– Җир йөзендә Ибраһим галәйһиссәламгә кадәр корбан китергән кешеләр булганмы? 
– Әйе, иң беренче тапкыр корбан китерүчеләр – Адәм галәйһиссәламнең уллары Кабил белән Һабил. Бу кыйссада да олуг хикмәт, гыйбрәт бар. Күпләргә ул таныш. 


Җир йөзендәге иң беренче кеше атабыз Адәм галәйһиссәлам белән анабыз Хавва радыяллаһу ганһәнең уллары Кабил һәм Һабил дөньяга килә. Әмма алар икесе ике төрле була: Һабил йомшак табигатьле, ата-анасына итагатьле, миһербанлы, шәфкатьле, Раббыбызны ихластан ярата торган бала булып үссә, аның туганы Кабил, киресенчә, каты бәгырьле, миһербансыз, саран һәм дорфа була. Риваятьләр буенча, ул вакыттагы гадәт белән, Кабил Һабилнең игезәк кыз туганына, ә Һабил Кабилнекенә өйләнергә тиеш. Әмма башкаларны санга сукмауга ияләшкән Кабил Һабилнең кыз туганына өйләнергә каршы килә.

“Мин матуррак булган, үземнең игезәк кыз туганыма өйләнәчәкмен. Аны Һабилгә бирмим”, – дип, әтисе Адәм галәйһиссәламгә каршы чыга. Моннан соң Адәм галәйһиссәлам улларына корбан китерергә куша. Раббыбыз кемнең корбанын кабул итсә, шул кеше хаклы булачак, дип әйтә. Һабил сарыклар асрау белән шөгыльләнә торган була. ул Раббыбызны ихлас яратканга, әтисенә итагатьле бала булганга күрә, корбанлыкка иң эре, иң яхшы хайванны сайлап ала.

Ә Кабил игенчелек белән шөгыльләнә, әмма әтисенең сүзенә җитди карамаганга, Раббыбызга ихласлыгы көчсез булганга күрә, корбанлык итеп иң зәгыйфь, коры башакларны сайлый. Билгеле инде, Раббыбыз Һабилнең корбанлыгын кабул итә, чөнки ул һәрбарчабызның да күңелләрендә булганнарны белә. Коръәндә дә: “Аларның итләре дә, каннары да Аллаһыга ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә”, – диелгән («Әл-Хаҗ», 22:37).


Риваятьләргә караганда, Ибраһим галәйһиссәламгә корбанлык буларак җибәрелгән сарык нәкъ менә Һабилнең ихлас күңеленнән Раббыбызга тапшырган корбанлыгы ул. Нинди олуг хикмәт!

http://shahrikazan.ru/news/din/korban-chalu-keshene-malyna-tormyshyna-nindi-tesir-yasyy

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев