Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә? (Корбанга кагылышлы сораулар-җаваплар)
Тиздән - 6 июньдә Корбан гаете .
Корбанлыкны кем исеменнән чалырга кирәк? Аңа нинди таләпләр бар?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков шуларга ачыклык кертергә ярдәм итте.
– Хәзрәт, Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?
– Без, гадәттә, өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә киңәш итәбез. Әмма киләсе айга ит алырга акча ягыннан кысынрак була дип уйласаң, өч өлешен дә үзеңә калдыра аласың. Туганнарга таратып исә туганлык җепләрен ныгытабыз. Мохтаҗларга биреп, аларны сөендерәбез.
– Корбанлык итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?
– Аны шуның кадәр көн эчендә таратып бетерергә дигән нәрсә юк. Ничек булдыра аласың, шулай.
– Корбанлык тәкә булса, саваплырак, имеш?
– Кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Төп шартлар – сарык яки кәҗә бер еллык, сыер, үгез ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Эре мөгезле хайван һәм дөя бер кешедән дә, иң күбе җиде кеше исеменнән дә чалына ала. Әмма аларның нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе акчаны корбан өчен түгел, үземә ашарга ите булсын дип бирсә, берсенең дә корбаны кабул ителми.
– Зур мал чалынганда үз исемеңнән генә түгел, үлгән әти-әниеңне дә кертергә ярыймы?
– Бу, ваҗиб корбаннан тыш, өстәмә нәфел корбаны да булып чыга. Савабы сиңа да, мәрхүмнәргә дә бара.
– Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә икән дип баш ватучылар да бар?
– Тиресен мохтаҗларга бирергә яки хуҗалыкта кулланырга була, тик сатарга ярамый. Сөякләрен эткә бирегез яки күмеп куегыз.
– Корбан чалмыйча акчасын гына таратырга ярыймы?
– Диндә андый әйбер юк, чөнки монда төп хикмәт корбан чалуда һәм аның канын агызуда. Ә итен мохтаҗларга таратуда.
– Сарык итен яратмаганлыктан үзләренә калдырмыйча таратып бетерүчеләр дә бар.
– Бу рөхсәт ителә.
– Корбанлык алгач, нинди дога укырга?
– Аның аерым догасы юк. Сәдака алгандагы кебек, теләкләр теләп, дога кыласың.
ЧЫГАНАК: https://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев