Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Коръән китабы өстендә тәсбих яки башка әйбер торса ярыймы?

Сорауга Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирә.

-Изге китап өстенә нәрсә дә булса кую әдәпсезлек билгесе булып тора, чөнки ул Аллаһ сүзләре һәм алар зур хөрмәткә ия.  

–    Коръән укып савабын вафат булган кешеләр рухына багышлау имештер дөрес түгел. Аларның гамәл дәфтәрләре инде язылган диләр. Ачыклык кертмәссезме икән?
–    Бу ялгыш фикер. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Хәшр” сүрәсе, 10нчы аятендә: “Сәхәбәләрдән соң килүче кешеләр: “И Раббыбыз, безне дә, бездән алдан иман китерүчеләрне дә ярлыка һәм иман китергән кешеләргә карата күңелләребезгә ачу салма. И, Раббыбыз, һичшиксез, син Аяучан, Рәхимлесең! Шул сәбәпле догаларыбызны кабул ит, дога кылалар”, – ди. Дога кылу ул игелекле гамәл. Коръән укып, аның хакына мәетләрнең рухын гафу ит, дип дога кылу шушы Китапның үзендә язылган булып чыга. Балаларның мәрхүм булган әти-әниләр өчен дога кылуы турында башка аятьләрдә дә язылган.   

"Ш.К."

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев