Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була диләр...

Күк капусы ачылу дигән сүзне күпләрнең ишеткәне бардыр. Кемдер аны чын хәл дип кабул итә, кем өчендер бу сүзләр уйдырма...

 

Бу хакта “Өметләр” мәчетенең имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, күк капусы ачылу дигәннәре бер уйдырма хәлме, әллә соң чынбарлыкта була торган күренешме?

– Коръәндә дә, хәдисләрдә дә «күкнең капкасы» дигән гыйбарә зекер ителә. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә “күкнең капкалары ачыла” дигән гыйбарә очрый, ләкин ул киная (метафора) буларак Аллаһның рәхмәте иңүен, изге гамәлләрнең һәм догаларның кабул кылынуын аңлата.  Хәдисләрдән чыгып, күк капкасы көндез яисә төнлә ачыла икән дип аңларга кирәкми. Хәдисләрдә “күкнең капкалары ачыла” дигән гыйбарә күчермә мәгънәдә кулланыла, укыган догалар һәм намазларның кабул кылынуы дигән мәгънәне аңлата.

– Хәзрәт, кайберәүләр күк капусын бары тик Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә ачыла дип тә ышандыра, бүтән айлар моннан мәхрүм микәнни? 

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: “Рамазан ае башлангач, күкнең капкалары ачыла һәм җәһәннәм капкалары ябыла, ә шайтаннар богауларга бәйләнеп куела”, – дип әйтә. (Бохари хәдисләр җыентыгы). Дин галимнәре исә моны әлеге хәдистә “күкнең капкалары ачыла” дип әйтелүне “җәннәт ишекләре ачыла” дигән мәгънәне белдерә, дип аңлата.

– Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була диләр. Хәзрәт шәхсән үзегезнең күк капусы ачылганын күргән кешеләр белән аралашканыгыз бармы?

– Коръәндә һәм хәдисләрдә бу хакта әйтелми. Әгәр дә кеше күк капусы ачылганын күрсә, Аллаһ Тәгалә аңа үзенең бер кодрәтен күрсәткән була. Ә үземнең андый кешеләр белән аралашканым юк.

– Күк капусы ачылганда нинди дога укырга кирәк? Аллаһыдан ни сорарга? Теләкләр теләргәме?

– Бу турыда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисләрендә төгәл мәгълүмат юк. Хәдисләрдә яңгыр яуганда, җил искәндә, күк күкрәгәндә, төнлә белән әтәч кычкырганда дога укырга кирәклеге хакында әйтелә. Акыллы кеше күп капусының ачылу вакыйгасын көтеп утырырга тиеш түгел. Дөреслектә, көн белән төннең алышынуы, кояш белән айның хәрәкәте, күкнең төзелеше, андагы җисемнәрнең күз алдына китереп булмаслык зурлыкта һәм ераклыкта булуы һәм билгеле бер тәртип белән әйләнүләре, гыйбрәт ала белгән кешеләр өчен Аллаһның барлыгын күрсәтә торган зур бер дәлил булып тора. Ләкин безнең күбебез моңа игътибар итми. Күбебезгә Аллаһның барлыгына ышану өчен күк капусы ачылып фәрештәләрнең күзгә күренүе кирәк.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X