Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Куркыныч төш күргәндә нишләргә?

Сорауга “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

–    Сул якка төкереп, өчәр тапкыр “Ббисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип әйтергә, аннары “Аятел-көрси” укып, “Лә иләһә иллә Ллаһү үәһдәһү лә шәрикә ләһү, ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүә галә күлли шәйин кадир” (Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк һәм Ул бер Үзе генә, Аның тиңдәше юк. Аңа гына барча патшалык һәм Аңа гына барча мактау һәм Ул бар нәрсәгә кодрәтле) дип дога кылыгыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, начар төш күрсәгез, аны беркемгә дә сөйләмәгез, яхшы төш керсә, үзең ышанган якын кешеләреңә генә сөйләргә була, дип киңәш иткән. 

–    Төнге намаз турында да сөйләгез әле.
–    Төннең өченче өлешендә укыла торган тәһәҗҗүд, фарыз намазлардан кала, иң саваплы һәм иң хәерле намаз, дигән Аллаһ Илчесе.  Аны укыган кеше, иншәАллаһ, төрле зарарлардан, сырхаулардан, күз тиюләрдән имин булыр.  Тәһәҗҗүд намазыннан соң кылынган догалар да кабул булучан, бөтен кеше йоклаганда, татлы йокыларыңны бүлеп, Аллаһ ризалыгы өчен укылган намаздан соң Раббыңнан хаҗәтләреңне үтәүне сорау өчен иң күркәм вакыт бу. Тәһәҗҗүд намазы икедән унике рәкәгатькә кадәр кылына.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев