Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мөселман кешесе нәрсәдән куркырга тиеш?

Сорауга “Өметлеләр” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

– Хәзрәт, Коръәндә курку турында нәрсә әйтелә?
– Курку турында әйтелгән аятьләр анда байтак. Шуларга таянып, дин галимнәре куркуны рөхсәт ителгән, фарыз булган һәм тыелган курку төрләренә бүлә. Шуның беренчесе – тумыштан килгән курку.

Аллаһ Тәгалә һәр кешенең күңеленә үзен зарардан сакласын өчен курку хисе салды. Икенче төрле ул үз-үзеңне саклау инстинкты дип атала. Бу – рөхсәт ителгән курку. Мәсәлән, кеше еланнан, ерткыч хайваннан, җир тетрәүдән курка. Чөнки ул аларны үзенең гомеренә куркыныч яный торган объект итеп күрә.

Куркуның бу төре турында “Касас” сүрәсендә Муса пәйгамбәр турында килгән аятьтә әйтелә. Аллаһ Тәгалә аның фиргавен гаскәреннән куркуын сыйфатлап болай ди: “Муса шәһәрдән як-ягына каранып куркып чыкты һәм: “Әй Раббым! Мине залим кавемнән коткар”, – диде. Кулындагы таягы Аллаһның әмере белән еланга әверелгәч, Муса пәйгамбәр бик нык курыкты һәм артка борылып кача башлады. Аллаһ Тәгалә аны: “Курыкма, ул сиңа зыян китермәс”, – дип тынычландырды.

"Ш,К."

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев