Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы?
Сорауларга Рамил хәзрәт Юныс язылучылары өчен җаваплар бирде.
— Биш ел элек аерылыштык, әмма ирем талак әйтмәде. Аннары башка хатын белән яшәде. Ислам дине буенча аның тәртибе ничек?
— Дин буенча сез аерылышмаган. Талак сорагыз. Телефон аша әйтсен, яки смс белән җибәрсен.
— Югалган алканы табу өчен махсус дога бармы?
— Коръәннең «Әд-духан» сүрәсен укыгыз.
— Чуртан, җәен балыкларын ашарга ярыймы?
— Суда йөзгән барлык балык хәләл.
— Каш йолку рөхсәт ителәме?
— Юк.
— Госел алганда чәч юмыйча, юеш кул белән генә сыпырсаң буламы?
— Юарга кирәк.
— Татарларга үзләренең нумерологиясен белергә ярыймы?
— Нумерология динебезгә каршы килә. Күп вакыт дөрес туры килә дип әйтсәләр дә, адәм баласын Аллаһ шулай сыный.
— Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы?
— Күзне йомып укырга кушылмый. Игътибарны җәлеп итү өчен рөхсәт ителә.
— Ялгышлык белән унбиш минутка иртәрәк авыз ачтым. Миңа нишләргә?
— Казага калдырып тотасы...
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев