«Оекбаш белән күмегез»
Бер ир үләр алдыннан балаларын чакырып китерә дә:
«Балаларым, мин сезгә ике конверт калдырам, мин үлгәч, берсен укыгыз, аннан авыл имамына барыгыз, аннан кайткач, икенчесен укырсыз», – ди.
Әтиләре үлгәч, балалары беренче конвертны ачып укысалар, анда: «Гомерем буе аягым туңып интектем, аягыма оекбаш кидереп күмегез», – дип язылган була. Балалары, хәзрәткә барып, васыятьне күрсәтәләр. Хәзрәт: «Шәригатькә каршы васыять үтәлми, кәфеннән артык бер нәрсә дә рөхсәт ителми. Әгәр сүземә каршы төшсәгез, җеназа укымыйм», – ди. Балалары бик кайгырышып өйләренә кайталар һәм икенче конвертны ачалар. Анда: «Балаларым, күрдегезме, күпме байлык җыйдым, әмма үзем белән бер пар оекбаш та алып китә алмыйм», – дип язылган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев